news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Камал мәктәбе"ндә "Баскетболист" спектакле турында фикер алышу була

"Баскетболист" спектакле татар театры тарихына Марсель Сәлимҗанов куйган соңгы спектакль буларак кереп калган.

"Камал мәктәбе"ндә "Баскетболист" спектакле турында фикер алышу була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). 18 гыйнварда Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбендә "Баскетболист" спектакле турында фикер алышу була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Камал мәктәбе"нең 13нче дәресендә тамашачыларга "Баскетболист" спектакленең видеоязмасы күрсәтеләчәк. Шуннан соң, спектакль турында фикер алышачаклар.

  • "Баскетболист" спектакле 2002 елда чыкты. Авторы - Мансур Гыйләҗев, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.

"Баскетболист" спектакле татар театры тарихына Марсель Сәлимҗанов куйган соңгы спектакль буларак кереп калды. Моны матбугатта хәтта режиссерның "васыяте" дип тә атадылар. Дөрестән дә, әлеге тамашада Сәлимҗановның битараф була белмәве, ташып торган хисчәнлеге, театрның гражданлык әһәмиятен саклап калырга омтылуы холык-табигатенең бөтен тулылыгы белән чагылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot