Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал мәктәбе "41нең арбалы хатыннары" спектакле турында фикер алышырга чакыра
20 сентябрьдә фикер алышуда спектакльнең иҗат төркеме - артистлар, режиссер һәм театр белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 20 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында "Камал мәктәбе"нең яңа сезоны ачыла. Мәктәпнең өченче сезоны З.Зәйнуллинның Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "41нең арбалы хатыннары" спектакле белән башланып китә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камал мәктәбендә фикер алышуда спектакльнең иҗат төркеме - артистлар, режиссер һәм театр белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
- "Камал мәктәбе” проекты 2018 елның гыйнварында ачылды. Узган сезонда 9 дәрес үткәрелде, шул дәресләрдә 800дән артык тамашачы һәм экспертлар катнашты. Проектның максаты — тамашачыны театр сәнгате дөньясына якынайту.
"Яңа сезонда без Камал театрының иң драматик спектакльләрен караячакбыз. Аларның күбесе театр сәхнәсеннән әле күптән түгел генә төшерелгән. Спектакльне күрсәтү ысуллары, экспертлар сайлау буенча экспериментлар ясарга тырышабыз, Камал театры белән бер дулкында булып тамашачыны театр дөньясына якынайтуның төрле юлларын эзлибез", - ди проекның кураторы Рәдиф Кашапов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз