news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал артистлары Зәйдә спектакль куйды

Зәй тамашачысына "Агыла да болыт агыла... " спектакле тәкъдим ителде.

Камал артистлары Зәйдә спектакль куйды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 24 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган "Агыла да болыт агыла... " спектаклен куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда куелган спектакль бер сулышта үтте. Зал тутырып килгән Зәй тамашачысы гүя шагыйрь Хәсән Туфан чорына кайтып, аның сөргендә чактагы кичерешләрен тойды. Г. Камал театрының яшь артистлары катлаулы шигъри спектакльне тамашачы күңеленә үткәрә алды, чөнки спектакль дәвамында артистлар чыгышы алкышларга күмелде.

Спектакльнең нигезендә Хәсән Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләре ята. Ул алар аша сөеклесен, балаларын, туган ягын өзелеп сагынуын әйтеп бирә.

"Без бүген әлеге спектакль аша тагын бер мәртәбә, тормыш сынаулары аша якын кешеләрнең, туган җирнең, туган телнең кадере аерата татлы булуын аңладык. Кадерле кунакларыбыз - Галиаскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының талантлы артистларына, моның өчен зур рәхмәт белдерәбез", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.

Аның сүзләрен куәтләп, Зәй тамашачысы артистларны сәхнәдән аягүрә басып алкышларга күмеп озатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100