Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камада юка боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар
Татарстанның Чистай районында коткаручылар Кама елгасында юка боз астына төшкән 21 яшьлек балыкчыны тартып чыгарган. Аңа һава мендәрендәге судно ярдәмендә барып җитә алганнар: техника куркыныч урынны тиз үтәргә һәм ир-атны судан чыгарырга мөмкинлек биргән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә ачыклап үтүләренчә, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – 7 сантиметрдан да юкарак бозга чыгу. Әлеге хәл буенча материаллар балыкчыны җаваплылыкка тарту өчен административ комиссиягә тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз