news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камада югалган балыкчыны кичәдән бирле эзлиләр

Ир балыкка киткән көймә яр буенда әйләнеп капланган килеш табылган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Чистайда 60 яшьлек ир көймәсе белән балыкка киткән. Көндезге 3тә аның хатыны яр буенда әйләнеп капланган көймәсен күреп алган һәм коткару хезмәтенә ярдәм сорап шалтыраткан. Кече суднолар дәүләт инспекциясе белән коткаручылар 8 мең кв.м мәйданда сулыкны карап-тикшереп, берни тапмаган. Алга таба водолазлар җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итте бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“Чистопольские известия” газетасы әлеге вакыйга турында, Чистайның Маркин урамында яшәгән ирнең җәмәгате полициягә сөйләгәнчә, ул кичә иртәнге 9да ук балыкка киткән булган. Районның бердәм диспетчерлык хезмәтенә узып баручы берәү көндезге 2 туларга 15 минутта шалтыратып, Прость елгасы тамагында элеккеге шәһәр пляжы турысында әйләнеп капланган көймә торуын әйткән булган. Кече суднолар дәүләт инспекциясенең Чистай бүлеге инспекторы Михаил Марфин сүзләренчә, поливинилхлоридтан эшләнгән “Пеликан” көймәсе моторсыз килеш ярдан 300 метр ераклыкта табылган. Кичә караңгыга кадәр эзләсәләр дә, эш нәтиҗә бирмәгән. Бүген иртәнге 8дән янә эшкә керешкәннәр. 3 нче номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан 5 кешедән торган водолазлар төркеме килгән. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус җибәрелгән вертолеты Кама елгасы өслеген күзәтеп әйләнә, коткаручылар кичә югалган Чистай балыкчысын һәм күптән түгел көймәсен баржа бәрдергән тагын бер балыкчыны эзлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100