news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Камада әйләнгән көймәдән 33 яшьлек ир-атны коткарганнар

Әлеге хәл кичә төнлә Татарстанның Түбән Кама районында Кама Аланына якын урында булган.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Камада әйләнгән көймәдән 33 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл кичә төнлә Татарстанның Түбән Кама районында Кама Аланына якын урында булган. Хәбәр Түбән Кама районының 112 экстрен хезмәте номерына бүген 1 сәгать 42 минутта алынган. Урынга кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары килгән. Аларга шунда булган җирле кеше көймәсе әйләнеп капланган 33 яшьлек ир-атны алып чыгуын җиткергән. Зыян күрүчене Кама Аланы хастаханәсенә озатканнар.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100