news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камада боз астына киткән балыкчыны коткарганнар

Әлеге хәл Татарстанның Лаеш районында булган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать 8дә бердәм 112 диспетчерлык хезмәтенә Татарстанның Лаеш бистәсенә янында Кама елгасында бер кешенең боз ватылып, суга төшүе һәм аны иптәше тартып чыгаруы, хәзер икесенең дә шунда туңып ятуы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе коткаручылары һәм инспекторлары чыккан. Алар зыян күрүчеләрнең берсе Казаннан 41 яшьлек ир-ат булуын ачыклаган. Инспекторлар һәм коткаручылар ир-атларга кайнар чәй эчерткән. 8 сәгать 50 минутта аларны ярга алып чыккан.

Лаештагы инспекция участогы үзәге җитәкчесе Александр Пыренков ир-атларның балыкка “снегоход”та иртәнге караңгыда, сәгать 6да ук чыгуын әйткән. Аларның бу транспорты боз ярылган җирдә төшеп киткән. Дәүләт инспекторы әйтүенчә, елгада боз катлавы тигез түгел, су агымы булганга ярыклар барлыкка килеп торуын җиткергән. Ул шулай ук Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә боз аша кичүләр ясалмаган җиргә автотранспорт белән, шул исәптән балык тотарга да керергә ярамавын искәртеп узган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100