news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камада батып үлгән 16 яшьлек яшүсмернең гәүдәсен тапканнар

Камада батып үлгән 16 яшьлек яшүсмернең гәүдәсен бүген Татарстанның Мамадыш районында тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Эзләү эшләре 28 июльдән Смыловка авылы тирәсендә алып барыла. Һәлакәтне күрүчеләр 112 телефоны буенча хәбәр иткәнчә, егет кире ярга чыга алмаган һәм су астында югалган.

Урынга килгән коткаручылар 4 мең квадрат метр елга төбен тикшергәннәр. Икенче көнне алар эзләүләрен дәвам итәләр.

Бүген, 30 июльдә, һәлак булган егетнең гәүдәсен водолазлар табалар һәм елгадан чыгаралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot