news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KAMA TYRES үз хезмәткәрләренең талантлы балаларын бүләкләде

KAMA TYRES үз хезмәткәрләренең талантлы балаларын бүләкләде
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

KAMA TYRES шин комплексы ата-аналары компания предприятиеләрендә эшләүче талантлы балалар хөрмәтенә традицион бәйрәм үткәрде. Балалар укуда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, ә кайберләре төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм ярышларда җиңүче һәм призер булган. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр иттеләр.

Шинчылар скверында балалар өчен мегабоулинг, дартс, пленэр һәм караоке буенча ярышлар, понида йөрү һәм төрле викториналар оештырылды. Шулай ук балалар гигант баскетболда үз көчләрен сынап карый һәм «Аквагрим» станциясендә матурлана алды.

«Татшина» ҖЧҖ профкомы рәисе Михаил Кузнецов һәр балага дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырды. Ул ассызыклаганча, компания үсеп килүче буынның уңышлары белән чын күңелдән горурлана һәм аларның һәр казанышына шатлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot