news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кама Тамагының Тениш бистәсе халкы канализацияле, сулы булачак
Бу эшләрне үзара салым акчасына башкарырга ниятлиләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Кама Тамагы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Идел таңнары"). 2019 елда Кама Тамагы районының Тениш бистәсе халкы канализацияле, сулы булачак. Үзара салым акчасы шушы эшләргә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак улучыларга һәйкәл кую өчен тотылачак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
"Киләсе елда президент программасы нигезенә безнең мәктәп төзекләндереләчәк. Бистә халкын тулысынча су белән тәэмин итү күздә тотыла. Канализация челтәре төзү бурычы тора", - дип белдерде җирлек башлыгы Илнур Гиниятов.
Аның сүзләренчә, быел үзара салым акчасына клуб алдындагы мәйданны яңартканнар. Клуб исә моңа кадәр төзекләндерелгән булган. Әмма ул вакытта мәдәният учагы каршындагы территорияне яңартырга акча җитмәгән.
Тениш бистәсе елдан-ел яхшыра. Биредә 1,5 урамга гына асфальт саласы калган. Аларына да вак таш түшәлгән. Җәяүлеләр өчен тротуар бар. Авылны төзекләндерү өчен үзара салым, грант, иганәчеләр акчалары тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot