news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагыннан махсус хәрби операциягә чәкчәк җибәрәләр

Кама Тамагында туып үскән хәрбинең хатыны Алинә Захарова гуманитар йөк төялгән машиналарны 12 тапкыр озата барган. Мәктәп каршында оештырылган волонтерлык үзәге патриотларны бердәм теләк – Ватан чикләрен саклаучыларга ярдәм итү теләге белән берләштергән. Бу хакта «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Башта без хәрбиләр өчен төзелеш кораллары, җиһазлар, генераторлар, автомобильләр сатып алу өчен акча җыйдык. Беренче машинаны җиһазландыру өчен 2,5 миллион җыйган идек, әмма ул хәрби частькә барып җитмәгән. Шуннан соң солдатлар өчен йөкне үзебез озата барырга булдык.

«Алинәнең ире – якташыбыз Александр Фомуляев хәзерге вакытта «Тимер» батальоны составында фронтның авыр участокларының берсендә – Авдеевкадан ерак түгел хезмәт итә», диелгән хәбәрдә.

«Хәзер фронтта иң мөһиме – заманча җайланмалар. Без дроннар сатып алу өчен акча җыябыз. Дроннар дошман тарафыннан бәреп төшерелә, кайсылары ватыла, нәтиҗәдә алар җитми. Ватандашларыма шуны әйтәсем килә: аларга анда авыр һәм сезнең һәр посылкагыз, теләсә нинди ярдәмегез аларга көч бирә. Маскировкалау челтәрләре үрегез, ул фронттагыларга зур ярдәм, алар маскировкалар белән коралларын каплыйлар, үзләре дә яшеренәләр, шул рәвешле бомбадан сакланалар. Төрле хәйрия фондлары безгә бик ярдәм итә. Гуманитар йөк илткәндә, чәкчәк пешермичә калмыйбыз. Аны татарстанлылар гына түгел, баллы һәм тәмле булганы, кулларыбыз һәм күңел җылысы белән әзерләнгәне өчен барысы да ярата», – дип сөйләде Алинә Захарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100