news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен тәртипкә китерде

Кама Тамагында укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен тәртипкә китерде
"Идел таңнары"

Кама Тамагында Кадет мәктәбе укучылары сугыш каһарманнарының батырлыкларын хөрмәт итә һәм ел саен хәрби каберлекләрне төзекләндерәләр. Алар «Онытылган каберләр юк» акциясендә катнашты. Бу хакта «Идел таңнары» хәбәр итә.

Бу юлы 9-11 сыйныф укучылары Куйбышев Затоны бистәсе зиратында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның каберләрен тәртипкә китерде. Эш тәрбияче Ирек Гобәйдуллин җитәкчелегендә узды.

«Без ел саен бистә зиратында геройларның каберләрен төзекләндерүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Бу укучыларыбызның патриотик тәрбиясе генә түгел, беренче чиратта, каны һәм чыдамлыгы белән Бөек Җиңүгә ирешкән кешеләргә хөрмәт билгесе», - диде ул.

Сугыш геройларының барысының да кабергә килеп, тәртип урнаштыра ала торган туганнары юк. Бу эшне авыл советы һәм кадет мәктәбе хезмәткәрләре үз өстенә алган. Алар районда яшәүче битараф булмаган кешеләрне дә изге эштә катнашырга чакыра.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot