news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында “РФ гражданлыгы турындагы” ФЗ һәм миграция законы үтәлеше тикшерелгән

Гамәлдә булмаган шәхес таныклыгы, яки аларны югалту аркасында, бөтенләй таныклыксыз һәм вакытлыча яшәү урыны буенча билгеләнгән срокларны бозып яшәүчеләр җаваплылыкка тартылган

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кама Тамагы районы прокуратурасы тарафыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, “Россия Федерациясе гражданлыгы турындагы” Федераль закон һәм миграция законы үтәлеше тикшерелгән.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Тенеш, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәләрдә, Красновидово, Варварино, Мордва Каратае авылларында яшәүче 18 гражданинның, гамәлдә булмаган шәхес таныклыгы, яки аларны югалту аркасында, бөтенләй таныклыксыз һәм вакытлыча яшәү урыны буенча билгеләнгән срокларны бозып яшәүләре ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуроры тарафыннан административ хокук бозулар турында 18 эш кузгатылган. Хәзерге вакытта материаллар каралган һәм гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.











news_right_1
news_right_2
news_bot