Кама Тамагында “Поселокның яхшы кешеләре”дигән мәнфәгатьләр клубы эшли
Бу юлы клубка кунакка алдынгы тәрбияче чакырылды
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). “Поселокның яхшы кешеләре”дип аталган мәнфәгатьләр клубы үзәк китапханә каршында эшләп килә һәм ул үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торган кешеләргә карата кызыксыну тудыра.
Тәрбиячеләр көне алдыннан үзәк китапханәдә поселокта яшәүчеләр өчен яхшы таныш булган тәрбияче белән чираттагы очрашу үткәрелде. Бу юлы гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче Галия Афонина белән очраштылар, дип яза “Идел таңнары” басмасы.