Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Тамагында педагогларның Бөтенроссия туристик слеты булды
Кама Тамагында педагогларның Бөтенроссия туристик слеты булды. Мәйданда Россиянең төрле почмакларыннан кырыклап команда палаткалар урнаштырды. Алар – бу спорт туризмы белән мавыккан һәм әлеге спорт төренә балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итүче өстәмә белем бирү педагоглары.
Ростов өлкәсен Усть-Донецк, Неклидово районы һәм Таганрогтан өч команда тәкъдим итә. 12 кеше Чувашстаннан килгән. Яшел Үзән командасы 1975 елдан бирле туристик слетларда катнаша. Хәрәкәткә нигез салучы Валентин Пичугин бүген дә үз командасын алып килгән. Яшел үзәнлеләр фикеренчә, аларның көчле ягы-җирлектә ориентлашу. Бу турыда «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Казан данын берничә команда яклый. Шуларның берсе - башкаланың Яңа Савин районы командасы. Команда белән Рафаэль Фазлыев җитәкчелек итә, бу аның беренче генә турслеты түгел һәм ул бик күп ярышларда катнашкан. Команда җәяүлеләр һәм су туризмында көчле, дөрес, бу юлы суда ярышлары булмаячак.
Зур команданы Казанның Мәскәү һәм Киров районнары җыйган. Биредә тәҗрибәле спортчылар гына түгел, ә туристларның тулы бер династияләре бар. Монда гаиләләр барлыкка килгән һәм балалар туган, алар үз чиратында, әти-әниләре белән бергә походларга йөргән, ярышларда катнашкан, профессионал туристлар булып, Бөтенроссия гына түгел, ә халыкара ярышларда да җиңү яулаганнар.
Ел саен район Сабан туе уза торган мәйданында үз республикалары һәм өлкәләре флаглары белән командалар торды. Алып баручы аларны санап чыкты, әмма бу зур исемлек тә тулы булмаган. Һәр команда бүләккә чәкчәк тартмасы алды. Республика һәм җирле артистлар слетта катнашучыларны матур биюләр һәм күңелле җырлар белән сәламләде.
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә Россия һәм Татарстан флагларын мәйдан өстендә туристик хәрәкәт активистлары Андрей Рубинский һәм Владимир Омельченко күтәрде. Аннары сүз Андрей Поминовка, район башлыгы Наил Вазыховка, ТР мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары җитәкчеләренә, ярышларның баш хөкемдары Наталья Грушевскаяга бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз