news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында мөгезле эре терлекләрне тикшерәләр

Анда өч бригада эшли

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы ветеринария берләшмәсе белгечләре район хуҗалыкларында планда каралаган эпизоотик чаралар үткәрүне дәвам итә.
 Җәмәгать терлекчелегендә ветеринария табиблары Виктор Алексеев, Ислам Димиев һәм Илдар Латыйпов җитәкчелегендәге өч бригада эшли. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлеккә түләмә, ЭМКАрга каршы вакцинация үткәрелә, лейкоз һәм бруцеллезга кан алына, дип яза “Идел таңнары” газетасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot