news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында “Кышын кошларны ашатыгыз” табигатьне саклау акциясе үткәрелә

Кама Тамагында “Кышын кошларны ашатыгыз” табигатьне саклау акциясе үткәрелә

 (Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның “Долгая Поляна” тыюлыгы хезмәткәрләре “Кышын кошларны ашатыгыз” табигатьне саклау акциясендә актив катнаша.

Моның өчен тыюлыкта кош җимлекләре куелган 3 мәйданчык җиһазландырылган. “Кама Тамагы” АХПның сөйки бүлекчәсе ел саен кошларга ашату өчен азык бүлеп бирә. Бу эштә тыюлык хезмәткәрләрен Сөйки урта мәктәбе укучылары да булыша. Алар мәктәп территориясендә үзләре ясаган җимлекләрне элеп, анда кошлар өчен азык сала, дип белдерә “Идел таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot