news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында кул көрәше буенча иң көчле хатын-кыз билгеле булды

Ул аркан белән автомобильне дә тартып күрсәткән.

Кама Тамагында кул көрәше буенча иң көчле хатын-кыз билгеле булды
http://kamskoe-ustie.ru

(Кама Тамагы, 13 июль, «Татар-информ», «Идел таңнары», Алинә Шакирова). Кама Тамагында Сабан туе ярышларында Розалия Галиева 20 еллап һәр елны кул көрәше ярышларына катнаша. Ул бары тик көмәнле булган елны гына оттырган.

Быел да аңа тиңнәр булмады. Нурия Заһретдинова икенче, Дамирә Сөйләйманова өченче урынны алды.

Аннары Розалия Галиева аркан белән автомобиль тартып күрсәтеп шаккаттырды.


news_right_1
news_right_2
news_bot