news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кама Тамагында җир убылу нәтиҗәсендә, 15 метрлы чокыр зурайган

Дамба ишелсә, бистәнең күпчелек өлеше үзәктән аерылып калачак...

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев Маяковский һәм Ленин урамнарын тоташтыручы дамбаны карады. Кайчандыр биредә язгы ташу һәм яңгыр суларыннан дамбаны саклау өчен куелган су агызу торбасын алыштырып, ярны ныгыткан иделәр. Әмма вакыт бара, биредә җир убылу нәтиҗәсендә, 15 метрлы чокыр зурайган. Асфальт өслекле җәяүлеләр юлы өлешчә ишелгән. “Биредә ярны ныгыту эше таләп ителә.Үз көчебездән генә килерлек түгел, шуңа күрә район җитәкчелеге игътибарын әлеге проблемага юнәлдердек, чөнки дамба ишелсә, поселокның күпчелек өлеше үзәктән аерылып кала. Һәркемнең дә транспорты юк, һәркем дә пенсия идарәсенә яки банкка кадәр җәяү бара алмый”, – дигән Нияз Камалиев “Идел таңнары” газетасына.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100