news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагында инвалидлар ункөнлегендә төрле чаралар үткәреләчәк

Куйбышев Затонда 1 декабрьдә инвалидлар “Игелеккә чикләр юк” дигән очрашу катнашты, “Җыр – гомерлек юлдашыбыз” караоке-клубы эше оештырылачак.

(Кама Тамагы, 4 декабрь, "Татар-информ", "Идел таңнары"). Бүген районда 1868 инвалид кеше яши, аларның 70е – балалар. Ел саен декабрьнең беренче ункөнлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның хокукларын яклау мәсьәләләренә багышлана, дип яза бирле басма.

Ункөнлек кысаларында төп чаралар планы төзелгән, аларда барлык җирлекләр, мәдәният, белем бирү, социаль яклау учреждениеләре һәм җәмәгать оешмалары катнаша. Барлык авыл һәм шәһәр җирлекләренең мәдәният йортларында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар уздырыла, концертлар, чәй табыннары, очрашулар оештырылачак һәм бүләкләр тапшырылачак.

Үзәк китапханә “Игелекле юлдашлар” дигән әдәби сәгать, туган якны өйрәнү музее мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ункөнлек дәвамында бушлай экскурсияләр оештыра.
Куйбышев Затонда 1 декабрьдә инвалидлар “Игелеккә чикләр юк” дигән очрашу катнашты, “Җыр – гомерлек юлдашыбыз” караоке-клубы эше оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100