Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Тамагында Иделдә агым алып киткән Казан кешеләрен коткарганнар
Ир-атлар елга буйлап йөзеп йөрергә уйлаган, әмма бензиннары бетеп, көймәне агым алып киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Кама Тамагында Иделдә ишкәксез резина көймәдәге Казан кешеләрен коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Иделдә ишкәксез резина көймәдә йөзүче ике ир-атны агым алып китә башлавы турында хәбәр алынган. Тенеш һәм Кама Тамагы бистәләре арасында аларның бензины беткән, аннан ишкәкләренең берсе сынган.

МЧС хезмәткәрләре Казан кешеләрен көймәдә табып, ярга чыгарган. Ир-атларга медицина ярдәме таләп ителмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз