news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган

Гадәттән тыш хәл бүген иртәнге биштә килеп чыккан.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кама Тамагында гипс руднигы шартлавында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 3.45 сәгатьтә эшчеләр "Крот" тибындагы машинада шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. 5.05 тирәсендә машина өскә таба чыгарга юл алган. Шартлау шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта булган.

Шартлау булган урында Кама Тамагы янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары эшли.

Шартлау турында мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot