news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында боз өстенә рейд үткәрелде

Балыкчылар гомеренә янаган билгеләр булу-булмавы күздән кичерелде

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Узган шимбәдә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә боз өстенә кешеләр күп чыккан урыннарга рейд үткәрелде.

Анда өлкән дәүләт инспекторы Н.Нуриев, участок уполномоченные Р. Нәҗмиев, янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре А. Иванов һәм И. Мөхәммәтҗанов катнашты. Рейд вакытында унҗиде балыкчы белән кисәтү әңгәмәсе үткәрелде, белешмәләр таратылды. Рейд үткәрелү урыннарында балыкчылар гомеренә һәм тормышына янарлык билгеләр күзәтелмәде, дип белдерә Кама Тамагының “Идел таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot