news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кама Тамагында баянчылар конкурсы булды

Рәис Сәфиуллин исемендәге күчмә кубокка Каратал вәкиле ия булды

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). 26 августта Бәрлегуҗа авылында баянчылар һәм гармунчыларның Рәис Сәфиуллин исемендәге конкурсы уздырылды. Анда 25 музыкант катнашты.

Беренче урынны Кама Тамагыннан Рамил Шәймәрданов алды. Рәис Сәфиуллин исемендәге күчмә кубокка Караталдан Разыя Хәсәнова ия булды, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100