news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы янында туристлык зонасы булдыру район халкы өчен эш урыннарын арттырачак

Кама Тамагы районында кече һәм урта бизнес өлешен 50 процентка җиткерергә исәплиләр.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Кама Тамагы районында «Карамалы» туристлык зонасын булдыру район халкы өчен эш урыннары санын ике тапкыр арттырачак. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов «Кама Тамагы туристлык үзәнлеге» инвестиция проектын һәм Кама Тамагы рекреация-туристлык кластерын үстерү концепциясен тәкъдим итү чарасында шулай дип белдерде.

«Без эш урыннары санын ким дигәндә ике тапкыр арттырырга телибез. Өстәвенә, җитәкчеләрдән тыш, гади белгечләр, әйтик, гидлар, тәрҗемәчеләр җәлеп ителәчәк, яңа кунакханә базасында 20 эш урыны булдырылачак», - дип белдерде район башлыгы.

Моннан тыш, районда кече һәм урта бизнес өлешен 50 процентка җиткерү күздә тотыла, дип искәртте Павел Лоханов. Хәзерге вакытта районда 330 кече эшкуарлык субъекты бар.

Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты быелның җәендә «Карамалы» туристлык зонасы концепциясен әзерләү буенча тендер игълан иткән иде. Туристлык зонасының мәйданы 134,17 гектар тәшкил итәр дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot