news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы районының Көрәле мәктәбе һәрбер укучыга шат

2012 һәм 2013 елларда беренче сыйныфка баручы булмаган

  (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районының Көрәле башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына быел ике укучы керде. Аларның укытучылары Рәфидә Хәбибуллина үзенең 29нчы уку елын башлады.

“Безнең мәктәп соңгы 20 елда 1996 елда гына укучыларга бик бай булды: ул елны беренче сыйныфка 16 укучы килде. Ә менә 2012 һәм 2013 елларда беренче сыйныфка килүче булмады. Киләсе елга беренче сыйныфка килүчеләр булуы шатландыра”, – дип куанычын белдерә Рәфидә Фаил кызы районның “Идел таңнары” басмасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot