news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районындагы рудникта аммонал шартлауга бәйле эш судка тапшырылган

«Фоника Гипс» ҖЧҖ җитәкчелек составындагы өч кеше шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда гаепләнә.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Фоника Гипс» ҖЧҖ участогында аммонал шартлау турындагы эш судка тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

25 декабрьдә шахтага керә торган урыннан биш метр читтә җир өстендә аммонал шартлау нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Бер тәүлек узгач, шартлау турындагы эш буенча тау мастеры – 58 яшьлек Константин Макаров тоткарланган.

Моннан тыш, «Фоника Гипс» ҖЧҖнең җир асты участогы башлыгы, 52 яшьлек Анатолий Радкевич һәм гипс руднигының баш инженеры, генераль директор урынбасары Рөстәм Әминов җинаять җаваплылыгына тартылган.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Макаров, Радкевич һәм Әминов рудникта куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга җаваплы булган.

25 декабрьдә иртәнге биштә аммонал шартлау нәтиҗәсендә шул тирәдә булган шартлатучы һәм «Крот» автомобилен йөртүче ир-атның гомере өзелгән. Әлеге шартлаудан соң автомобиль әрҗәсендәге матдәләр дә шартлап күккә очкан. Матди зыянның күләме ике миллион сумнан да артып киткән.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, фаҗига сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә Федераль нормалар һәм кагыйдәләр, шартлаткыч матдәләр белән эшләү һәм аларны юк итү тәртибен тупас бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Тикшерү барышында Макаров белән Әминов үз гаебен танымаган, Рудкевич өлешчә генә таныган.

Милеккә килгән зыянны каплау өчен гаепләнүчеләрнең өчесе дә сак астына алынган.

Якын көннәрдә җинаять эше Кама Тамагы район судында каралачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100