news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районында яшәүче ир-атны ярты миллон сум алимент түләмәгән өчен хөкем иттеләр

Ир-ат кызына алты ел алимент түләмәгән.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Кама Тамагы районында яшәүче ир-атны ярты миллион сум алимент түләмәгән өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының матбугат чаралары белән элемтә буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Олеся Соколова хәбәр итте.

“Суд ир-атның балигъ булмаган кызы өчен 2013 елдан бирле алимент түләмәвен билгеләде. Аның бурычы 520 мең сумнан артып киткән”, - диде Соколова.

Элегрәк ир-атны шушындый ук җинаять өчен җавапка тарткан һәм 80 сәгать мәҗбүри эш чарасы билгеләгән булганнар. Хәзер 58 яшьлек ирне бер елга төзәтү эшләренә җибәрәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100