news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районында «Сәләт»нең җәйге сменасы быел беренче тапкыр уза

Оештыручылар сүзләренчә, агымдагы елда барлыгы 22 профильле смена булачак.

Кама Тамагы районында «Сәләт»нең җәйге сменасы быел беренче тапкыр уза
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Сәләт» яшьләр үзәгенең җәйге сменасы Кама Тамагы районында беренче тапкыр оештырылган.

«Профильле смена базалары Азнакай, Саба, Лаеш районнарында, Биләрдә, Чаллыда бар. Быел „Аргамак“ дигән яңа база барлыкка килде. Ул Кама Тамагы районында урнашкан. Хәзерге вакытта анда тәүге алан уза. Ул база өр-яңа. Анда һәр теләгән бала эләгә алмый. Гариза тутыралар, без сайлап алабыз. Хәзерге вакытта 80 процент аланнарда урын калмады инде», — диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

Моннан тыш, сменалар Татарстанның күрше төбәкләрендә дә оештырыла.

«Форум 5-6 көн барса, сменалар 7-21 көнгә кадәр бара. Быел шундый 22 смена булачак. Алар республикабызның төрле почмакларында, күрше төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанның Туймазы районындагы „Бабай утары“ дигән этнографик комплекста уза. Анда ике смена була, һәр смена йөзәр балага исәпләнгән», — диде Игорь Смирнов.

Аның сүзләренчә, профильле сменаларда татарча белмәгән балалар да катнаша ала. «Башкортстандагы сменада төбәкнең теләсә кайсы районында яшәгән кеше катнаша. Без милләт, тел белү дәрәҗәсе буенча сайлап алмыйбыз. Татарча белмәүчеләр дә катнаша ала», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Сәләт» форумы — сәләтле балаларны туплаган алты сменадан торган проект. «Сәләт»нең җәйге сменалары — махсус базаларда урнашкан профильле җәйге аланнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100