news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районында реконструкциядән соң Кирельск клубы ачылды

Мәдәният йортында эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

Кама Тамагы районында реконструкциядән соң Кирельск клубы ачылды
kamskoe-ustie.ru

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Кама Тамагы районының Кирельск авылында капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң авыл клубы ачылды. Эшләр "Мәдәният илкүләм проекты" кысаларында башкарылган, дип яза «Волжские зори»газетасы.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Наил Вазыйхов, мәдәният йорты җитәкчесе Рүзәл Гыймалов, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин, шулай ук авыл халкы катнашты.

Ал тасманы Наил Вазыйхов һәм Рүзәл Гыймалов кисте. Рүзәл Гыймалов Кирельск авыл җирлеге башлыгына клубның символик ачкыч тапшырды.

Рәсми өлештән соң, барлык катнашучылар да клубны карый алдылар, анда биючеләр, җырчылар, укырга һәм кул эшләрен яратучылар өчен дә кызыклы белем бирү программасы гамәлдә булачак.Җирле артистларның концерты Кирельскида яшәүчеләргә бәйрәм бүләге булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100