news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районында гипс руднигы янында аммонал шартлаган урыннан фотолар пәйда булды

Гадәттән тыш хәл бүген «Фоника-Гипс» ҖЧҖ участогында иртәнге биштә булды.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Фоника-Гипс» ҖЧҖ участогында аммонал шартлаган урыннан фотолар тәкъдим итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән рудникта «Крот» тибындагы автомобильдә эшчеләр шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. Шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта җир өстендә көчле шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган.

Һәлакәт нәтиҗәләре буенча «Тау, төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, прокуратура тарафыннан тикшерү эше үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча, тиешле чаралар күреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100