Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Тамагы районында адашкан инвалид пенсионерны чокырдан тапканнар
81 яшьлек ир-атны авылдан ике чакрым ераклыктан тапканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Кама Тамагы районында кичә өеннән чыгып киткән 81 яшьлек инвалидны чокырдан тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Бүген 9:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Сөйки авылында яшәүче 81 яшьлек инвалид ирнең өеннән чыгып китүе һәм кайтмавы турында хәбәр иттеләр”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән №116 эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, №1 эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм волонтерлар тирә-яктагы авылларны,20 квадрат чакрым мәйданда урманны, якын-тирәдәге чокырларны йөреп чыккан.

16:45 сәгатьтә адашкан пенсионерны авылдан ике чакрым читтәге чокырда табалар. Соңрак өлкән яшьтәге ирне тикшерү өчен Кама Тамагы район үзәк хастаханәсенә алып китәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз