news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы районында 70 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән

Беренче булып Ишимово авылында яшәүчеләр 100 процент тавыш биргәннәр.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Фәридә Зиярова). Кама Тамагы районында 70 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән.

Уразлино авылында 12.30 сәгать исемлектәге 109 кешенең 97се тавыш биргән.

"Өлкән яшьтәге 9 кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдереп гариза язды”, - дип сөйләде Уразлино сайлау комиссиясе рәисе Венера Җиһаншина.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильмира Гыйльметдинова сүзләренчә, беренче булып Ишимово авылында яшәүчеләр 100 процент тавыш биргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot