news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы районы авылларының берсендә ир-ат һәм хатын-кыз асылынган

Якынча фаразларга караганда, ир-ат һәм хатын-кыз берникадәр вакыт якын мөнәсәбәттә булган

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 18 нче сентябрь көнне кичен, республиканың Кама Тамагы районы авылларының берсендә Терлекчеләр йортында элмәктә асылынып торган 54 яшьлек ир-ат табылган. Карау барышында, үз-үзенә кул салу алдыннан язылган кәгазе килеп чыккан, анда ул шул ук авылда пилорама бинасында 36 яшьлек авылдашының асылынганы турында хәбәр итә. Чыннан да, тикшерү барышында асылынган хатын-кыз гәүдәсе дә табылган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә.

Якынча фаразларга караганда, ир-ат һәм хатын-кыз берникадәр вакыт якын мөнәсәбәттә булган, бу хакта тирә-яктагылар сизеп алган. Нәтиҗәдә, шул уңайдан бик борчылган ханым үз-үзенә кул салган. Сөяркәсенең үле гәүдәсен күреп, ир-ат та шушы ук адымга барган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100