news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы районында изге аланда борынгы йола үткәрделәр

Кама Тамагы районында изге аланда борынгы йола үткәрделәр
Фото: Светлана Заһидуллина

Бүген Кама Тамагы районының Салтыган авылында борынгы зират янындагы аланда тамырлары белән бик борынгы заманнарга барып тоташкан йола үткәрделәр. Әгәр элек бирегә Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап дога кылырга килсәләр, быел исә Җир йөзендә тынычлык урнашуын сорап дога кылдылар.

Авыл халкы очрашкан җир - очраклы урын түгел. Риваятьләр буенча, кайчандыр монда борынгы болгарлар яшәгән. Шушы тирәдәге зират изге санала: биредә иманына тугры кешеләр җирләнгән. Ә аның янындагы аланда элек-электән гыйбадәт кылалар һәм аш – искә алу мәҗлесе оештыралар.

«Хатын-кызлар элек зират янында дога кылса, хәзер бирегә, аланга киләләр. Монда бөтен авыл белән җыелып, вафат булганнар истәлегенә аш әзерләдек», - дип искә ала авылда туып үскән Флюра Галиева. Аның әнисе, 93 яшьлек Өммия апа, әле дә бу йолада катнаша һәм балачак хатирәләре белән уртаклаша.

Әлеге йола җирле халыкның тырышлыгы белән сакланып килә. Бу хакта традицияне саклаучыларның берсе - Мөнирә Хәмитова сөйләде. Чарада Уразлы авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин һәм хәзрәт Яһут Галимов катнашты.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Светлана Заһидуллина катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot