news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы районында 100 елдан соң кабат «Чабыр җыены» оештыралар

Кама Тамагы районында 100 елдан соң кабат «Чабыр җыены» оештыралар
"Идел таңнары" газетасы

100 ел элек Кама Тамагы районының Келәнче җирлегендә «Чабыр җыены» узган, анда барлык күрше авыллардан кешеләр килгән. Узган ел келәнчелеләр «Чабыр җыены» бәйрәмен яңадан торгызырга карар кыла һәм күп еллар эчендә беренче тапкыр борынгы бәйрәмне үткәрәләр, дип яза «Идел таңнары» газетасы

Быел авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйровның көче һәм тырышлыгы белән бәйрәм традицион урында – Чабыр тавы итәгендә узды.

«Бу бәйрәм соңгы тапкыр үткәндә миңа дүрт яшь чамасы иде. Бу 1941 елның июнь ае иде. Ак яулыклы хатын-кызларның карусельдә әйләнү күренеше гомерем буе озата барды», – дип сөйләде авылда туып-үскән Мөнирә Хәлиуллина.

Бәйрәм бик күп данлыклы кунакларны да җыйган иде. Аларның берсе – шушы авылда туып үскән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Бәйрәмне әзерләүгә җирле халык актив кушылды.

Тимерчелек хуҗасы Ринат Гомәров чәчәк рәвешендә һәм «Чабыр тау» дип язылган биек аркалы эскәмия эшләгән. Хәсиб Гайнуллин бәйрәм исеме белән майданга капка ясаган, Раиф Вәлиев чишмә өчен самовар эретеп ябыштырган, Илфат Гыйльманов чишмәне чистарткан һәм төзекләндергән.

Бәйрәмдә район үзешчәннәре һәм килгән кунаклар чыгыш ясады. Балалар халык уеннарында бик теләп катнашты. Олылар өчен ат чабышлары, билбау көрәше һәм башка ярышлар узды. Җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot