Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында май канаты ясау йоласын уздырдылар
Кама Тамагы районы Олы Салтык авылында халкыбызның борынгы заманнардан ук килә торган узенә генә хас йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәсе. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый өмәләр бик күңелле үткән. Каз өмәләре беткәч, кышкы озын кичләрдә каз каурые сыдырып, май канаты ясаганнар. Билгеле инде, мондый кичләр уен-көлкесез, жыр-биюсез узмаган. Бу өмәләрдә кызларнын уңганлыгы да куренгән. Егетлэр монда үзләренең сөйгән ярларын да тапканнар.
Мәдәният йортында эшләп килүче «Ак калфак» түгәрәгенә йөрүче кызлар белән май канаты ясау йоласын искә төшердек: каурый сыдырып май канаты ясадык. Жырлап, биеп күңелле итеп ял иттек, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз