news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы прокуратурасы аммонал шартлаганнан соң гипс руднигында тикшерү үткәрә

Бүген иртән рудник территориясендә ике эшче һәлак булган.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кама Тамагы районы прокуратурасы ведомство башлыгы Илдус Нәфыйков йөкләмәсе белән гипс руднигында булган шартлаудан соң тикшерү үткәрде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән рудникта «Крот» тибындагы автомобильдә эшчеләр шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. Шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта җир өстендә көчле шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган.

Оператив төркемнәрдән тыш, урынга Кама Тамагы районы прокуроры да килә. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча, тиешле чаралар күреләчәк.

Һәлакәт нәтиҗәләре буенча «Тау, төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100