news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы паркында төзекләндерү эше башланды

Подрядчылар брусчатка җәяләр

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
Быелгы көздә үк Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә «Акчарлак» спорт комплексы янәшәсендәге паркны төзекләндерү эше башланды. Хәзерге вакытта подрядчылар брусчатка җәяләр. Аннары коелган койма куячаклар һәм яшелләндерү эше башкарылачак. Әлеге кече архитектура формалары район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунакларның күпләп ял итә торган урынына эстетик күренеш һәм функциональлек бирәчәк, дип яза “Идел таңнары” басмасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100