Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама тамагы мөхтәсибәтендә Мәгърифәт үзәге ачылды
Кама тамагы районы Үзәк мәчете янәшәсендә Мәгърифәт үзәге ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кама тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов, Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, әлеге җирлектән чыккан билгеле шәхесләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр, бистә халкы катнашты.
Ачылыш тантанасында мөфти Камил хәзрәт Мәгърифәт үзәге төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, үзеннән аеруча зур өлеш керткән иганәче Рафаэль Насыйбуллинга Нәзарәтнең «Бердәмлек» медален тапшырды.
Аннары Татарстан мөфтие Мәгърифәт үзәгенә җыелган халыкка вәгазь укыды һәм район имамнарының сорауларына җавап бирде.
- Мәгърифәт үзәгенә 2022нче елның июль аенда нигез салына һәм ул быелның октябрь аенда төзелеп бетә. Бина иганәчеләр, эшмәкәрләр һәм җирле халык ярдәме белән сафка баса. Укыту үзәге 50 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы – 96 квадрат метр. Бина каркас конструкцияләрдән төзелгән.
Мәгърифәт үзәге бинасында уку бүлмәләре, кухня, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алган, барлык уңайлыклар тудырылган. Ашарга әзерләр өчен өчен барлык кирәк-яраклар (суыткыч, кухня гарнитуры һ.б.) сатып алынган. Хәзер Кама тамагы бистәсендә дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган бүлмәләрдә мәчет каршындагы курслар үткәрелә башлаячак. Төрле дини чаралар, никахлар, Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесләре үткәрү мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз