news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама Тамагы Иске Барыш авыл җирлегенә грант акчасына алынган җиһазлар кайтарылды

Кама Тамагы Иске Барыш авыл җирлегенә грант акчасына алынган җиһазлар кайтарылды. Әлеге җирлек «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта «Идел таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Грант акчасына җирлек янгынга каршы мотопомпалы савытлар, сабан, шнекороторлы кар көрәгеч һәм 6,5 тонна сыйдырышлы трактор арбасы сатып алган.

«Элегрәк «Үзарасалым» программасы буенча җыелган акчага 5 кубометр күләмендәге тагылма сатып алган идек. Быел грант отарбыз дип уйламадык, әмма бер арбага караганда ике арба яхшырак. Җиңүчеләр арасына керүебезгә һәм авыл өчен кирәкле шундый җиһазлар алуыбызга без бик шат. Сабанны янгынга каршы максаттан җирлек территориясен сөрү өчен, арбаны һәм тагылманы зур күләмле чүп-чар җыю һәм чыгару өчен кулланачакбыз. Кыш көне безгә шнекороторлы җайланма белән юлларны кардан чистарту җиңелрәк булачак. Ә помпалы савыт янгын чыккан очракта аны тизрәк сүндерергә ярдәм итәчәк», – диде җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин.

Күптән түгел авылдашлар тәкъдиме белән Иске Барыш авылына керү юлында мәгълүмати плакат урнаштырылган. Искебарышлылар авыл кунакларына бу торак пунктның Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләйманованың туган авылы булуы турында искәртергә булганнар.

Бу тәкъдим белән авылдашларына әлеге авылда туып-үскән Клара Яруллина мөрәҗәгать иткән. Аның идеясен хуплаганнар һәм артистның плакатка урнаштырылачак фотосурәтен бергә сайлаганнар, плакатның нинди төстә булачагын да бергә хәл иткәннәр.

«Плакатны авылга алып кайткач, авыл кешеләре аның өчен кысаны һәм терәк баганаларны үзләре ясады. Хәзер авылга кергәндә, барысы да танылган авылдашыбызны һәм аның матур җырларын искә төшерәчәк», – диде җирлек башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100