news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы фермеры электрокөтүче урнаштырып, күл янына керүне чикләгән

Биредә яшәүчеләр канәгатьсезлек белдерү сәбәпле, бу эшне прокуратура тикшерә

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кама Тамагында фермер күл яр буена керүне чикләгән - ул аны тимерчыбык белән әйләндереп алган һәм электрокөтүче белән җиһазлаган. Хәзер фермерны тимерчыбыкны алырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына район прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча прокуратурага Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүчеләр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. "Аларга күл буенда көтү көтүләре һәм чишмәгә, күл яр буена керүне чикләүләре ошамый. Чишмәне якташ, татар язучысы һәм шагыйре Туфан Миңнуллин тәртипкә китергән булган", - дип ачыклык кертте Татарстанның Кама Тамагы районы прокуратурасы вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot