news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама перинаталь үзәгендә буе 28 см булган баланы исән килеш саклап калганнар

Йөклелек авыр барган һәм игезәкләрнең берсе - ир бала тугач та үлгән.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Чаллыда Кама перинаталь балалар медицина үзәге хезмәткәрләре буе 28 сантиметр булган баланы исән килеш саклап калып, үстергәннәр. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Кыз бала вакытыннан бик күпкә алда, бик аз авырлыкта туган. Аның буе 28 сантиметрдан артмаган. Биш айдан соң ул 3, 5 килограмм авырлык җыйган.

Баланың әнисе Ләйсән Шәйхелисламова басмага аның игезәк балалары – кыз һәм малай тууын әйткән. Йөклелек авыр барган, яңа туган ир бала үлгән.

Кыз балага Айгөл исеме кушканнар. Күз күрүен саклау өчен аңа операция кичерергә туры килгән. Соңыннан әнисе белән кызын Казанда республика балалар хастаханәсенә алып килгәннәр. Аларны 30 июньдә генә өйләренә чыгарганнар.

  • Кама Перинаталь үзәгендә экстремаль аз авырлыкта булган баланы исән килеш икенче тапкыр саклап калалар инде. 2015 елда биредә 480 граммлы Амалияне коткарганнар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100