Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Кама мозаикасы” фестивалендә өч йөзгә якын укучы катнашачак
Бәйге 17 яшькәчә балалар арасында фортепиано-соло, кыллы-смычоклы уен кораллары, музыкаль-теоретик олимпиада, хор номинацияләре буенча үткәрелә.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). 28 февраль көнне Чистайның С.Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә “Кама мозаикасы” республика балалар иҗат конкурсы-фестивале башлана. Бәйгедә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары методик үзәге, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты, районның Мәдәният идарәсе, С.Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе оештыра.
Бәйге 17 яшькәчә балалар арасында фортепиано-соло, кыллы-смычоклы уен кораллары – соло, музыкаль-теоретик олимпиада, хор номинацияләре буенча үткәрелә.
Быелгы конкурста Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 300ләп укучы катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз