news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама елгасының йөз ел элек ясалган картасы Парижда табылган

Алты метрлы карта папкага җыеп куелган булган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Кама елгасының 1911 елда ясалган уникаль картасын Пермьдә компьютер программасы ярдәмендә яңарттылар. Аны Россия кешесе Парижның букинистика кибетендә сатып алган булган.

Су ресурсларының федераль агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алты метрлы карта папкага җыеп куелган булган. Документ искергән, бөгелгән урыннарында мәгълүмат юкка чыккан.

Белгечләр сүзләренчә, картаны реставрацияләп булмый, әмма беренче чыганакны компьютерда яңарту мөмкинлеге бар.

Кама елгасы бассейны су идарәсе җитәкчесе Александр Михайлов картаның губернаның баш җир үлчәүчесе Иван Ткаля тарафыннан төзелүен әйтте. Схемада Кама елгасының чишмәдән алып тамагына кадәр йөз ел элек, ягъни Кама ГЭСы һәм Идел-Кама каскады төзелешенә кадәр, нинди булганы күренә.

«Документ Пермь, Нократ, Уфа һәм Казан земстволары карталары буенча төзелгән. Хәзер бу төбәкләр башка исемнәрне йөртә. Шулай ук автор Пермь губернасы межа архивы мәгълүматларын, статистик бүлекнең суднолар йөреше карталарын, Элемтә юллары министрлыгы мәгълүматларын һәм пароходчылык командиры Любимовның гамәли картасын да кулланган», — дип аңлатты Михайлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100