news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама елгасында кар чанасында боз астына төшеп киткән өч балыкчыны коткарганнар

Зыян күргән ир-атларны ярга чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар.

Кама елгасында кар чанасында боз астына төшеп киткән өч балыкчыны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кама елгасында кар чанасында боз астына төшеп киткән өч балыкчыны коткарганнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 6.48 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Алексеевск районында Сакона бистәсе янында Камада өч балыкчы утырган кар чанасы боз астына төшеп китүе, ир-атларның берсе су астында булуы турында хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына 3нче зональ янгын-сүндерү коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар 24, 31 һәм 32 яшьлек ир-атларны ярга чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100