Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кама елгасында бозда агып киткән балыкчыларга штраф салганнар
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «бер килограмм балык» өчен тормышларын куркыныч астына куйган кешеләргә карата йомшаклык күрсәтмәскә чакырды.
(Чаллы, 18 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Кама елгасында ярдан аерылып киткән боз өстендә ун балыкчы калган. Аларны коткарганнар һәм штрафка тартканнар. Бу хакта Автокала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.
Узган җомгада төнлә Түбән Кама ГЭСы янында ун кеше балык тотып утырган вакытта боз ярдан аерылып киткән. Ир-атлар коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Урынга килгән 6нчы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре балыкчыларны яр буена алып чыккан.
Операция нәтиҗәләре буенча тугыз кеше административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр иттеләр хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә. Калынлыгы 20 сантиметрга кадәр кимегән һәм көпшәкләнгән бозга керүен алар «балыкның яхшы чиртүе» белән аңлатырга тырышкан.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «бер килограмм балык» өчен тормышларын куркыныч астына куйган кешеләргә карата йомшаклык күрсәтмәскә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз