news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама елгасында балык тотканда ир белән хатын югалган

Татарстанда Кама елгасында балык тотарга киткән ир белән хатын югалган. Аларны коткаручылар инде икенче көн эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Әгерҗе районында ир белән хатын югалуы хакында хәбәр килгән. Икесе дә 41 яшьтә.

Алар иртәнге 5тә көймәдә балык тотарга киткән һәм 7дә инде кайтырга тиеш булган. Ир белән хатын җылы итеп киенгән, үзләре белән балык тоту өчен кирәк-яраклар алган. Аларның «Нива» машинасы Красный Бор авылы янында Кама елгасы буенда тора.

Урынга Әгерҗе гарнизоны оператив төркеме һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең штаттан тыш инспекторы килгән. Яр буеннан 700 метр ераклыкта әйләнеп капланган көймә табылган, янында ятьмәләр куелган булган. Штаттан тыш инспектор якындагы утрауны тикшереп чыккан, әмма балыкчыларны тапмаган.

Һава мендәрендәге «Хивус» судносында урынга килгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядының Чаллы филиалы коткаручылары көймәне, 5 квадрат метр мәйданда Кама елгасы акваториясен һәм яр буе линиясен җентекләп тикшергән.

 

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген иртәнге 8дән урында 6нчы зона эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме эшли.

Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә искәртүләренчә, навигация башланганчы көймәдә суга керү тыела дигән таләпне бозу шундый фаҗигагә китергән.

«Хәзер су объектларында хәл шактый катлаулы – кечкенә бозлар китә, такта, бүрәнә, үсемлек калдыклары су белән агып килә, республиканың су объектларында суның температурасы кышкысыннан бик аерылмый, нибары 3-4 градус кына. Шуңа күрә куркыныч әйберләргә бәрелеп һәм туңып үлү куркынычы зур, мондый хәлләр ел саен булып тора», - дип искәртте ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, навигация башланганчы суга кергән өчен штраф күләме 5-10 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100