news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе Казанга күчереләчәк

Бу исә студентлар өчен мөмкин кадәр борчуларсыз булачак, дип белдерде ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясен Чаллыдан Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителгән, бу мәсьәлә буенча РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко (ә ул академиянең матди-техник базасы аның алдына куйган бурычларны үтәрлек түгел дип саный) һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев дәрәҗәсендә сөйләшү булган.

Ягъни шуның буенча принципиаль карар бар, хәзерге вакытта аның четерекле яклары һәм студентлар өчен мөмкин кадәр борчуларсыз күченү проблемасы хәл ителә, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы нәтиҗәләренә карата үткәрелгән брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев. Аның сүзләренчә, мөгаен, Чаллыда укырга кергәннәргә укуларын шунда тәмамларга мөмкин булыр, ә киләсе уку елыннан абитуриентлар Казанда кабул ителеп, беренче курслар укуын республика башкаласында башлап җибәрер. «Универсиада объектларын күпләп төзегән Казан өчен бу әллә ни авырга туры килмәячәк һәм шушы югары уку йортының күченүе федераль бюджет өчен минималь чыгымнар таләп итәчәк», - дип шәрехләде М.Бариев.

Республика муниципаль берәмлекләре һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге белән видеоконференция режимында барган әлеге чарада РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегенә килгән РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Советы секретаре Алексей Кулаковский да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100