news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кама балалар медицина үзәгендә тычкан бизгәге белән авырган үсмер егет дәвалана

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә 15 яшьлек үсмер малайда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) авыруы ачыкланган. Ел башыннан бу өченче очрак.

Бала әлеге чирне авылда йоктырган дип фаразлана. «Инфекция кешедән кешегә йокмый, шуңа күрә пациент, диагнозы раслангач, балалар стационарында калдырылды. Ул нефрология бүлегендә кирәкле дәвалану уза. Уңай динамика күзәтелә. Хастаханәдән чыгарылгач, аны яшәү урыны буенча балалар сырхауханәсендә күзәтеп торачаклар», – дип белдергән Кама балалар медицина үзәге баш табибының педиатрия өлеше буенча урынбасары Наталья Наговицына.

Хастаханәнең эпидемиология бүлеге мөдире Ильяс Гатауллин әйләнә-тирә мохиткә вирус кимерүче хайваннарның бүлендек матдәләре аша эләгүен искәрткән. Тычкан бизгәге белән авыру очраклары аеруча язын һәм көзен артырга мөмкин.

Зарарланганнан алып, чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәнче 7-10 көн вакыт уза. Башлангыч стадиядә авыруның билгеләре салкын тию халәтенә охшаш: тән температурасы күтәрелә, баш авырта, буыннар сызлый, гомуми хәлсезлек, аппетит югала. Табибка вакытында мөрәҗәгать итмәсәң, бөер, йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкәләр зыян күрә. Авырып тернәкләнгәннән соң, организмда тотрыклы иммунитет барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100